«Җиңү битләре. Хәтерлибез. Горурланабыз»: әдәби-музыкаль кичә (6+)

1941–1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңү көне якынлашканда 13 нче санлы китапханә 33 нче урта мәктәп һәм «Светлый» җирле иҗтимагый үзидарәсе белән берлектә «Җиңү битләре. Хәтерлибез. Горурланабыз» дигән әдәби-музыкаль кичә уздырды. 

Гордимся..
13ф. ВОВ.
13ф. ВОВ 2
13ф. ВОв 7
13ф. ВОВ 3
13ф. ВОВ 5
13ф. ВОВ 6
13ф. ВОВ 4

Кичә куркыныч һәм фаҗигале вакыйгаларны үз күзләре белән күргән һәм катнашкан, балачакларын сугыш урлаган һәм тыныч киләчәк өчен гомерләрен биргәннәргә багышланды. Бөек Ватан сугышы ветераны, быел 95 яшен тутырган Валентин Иванович Лысак фронт юлы турында истәлекләре белән уртаклашты, тыл ветераннары сугыш елларында Җиңүгә үз гаиләләреннән дә өлеш керүе турында сөйләде. 
Чара сугыш чоры тарихи кинохроникасы белән үрелеп барды, алып баручы якташларының батырлыгы турында сөйләде, сугыш прозасы осталарының әсәрләре белән таныштырды. 
Яшь катнашучылар башкаруында сугыш чоры җырлары, фронтовик-шагыйрьләр шигырьләре яңгырады. 17 нче Бию сәнгате балалар мәктәбе укучылары башкаруында тамашалы биюләр бәйрәм рухы тудырды. Кичәнең башыннан азагына кадәр чын күңелдән әйтелгән рәхмәт, Җиңү көне белән тәбрикләү сүзләре яңгырады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: